Back to Languages
Tatar - Chapter 32
Translation by Yakub Ibn Nugman
Verse 1
Әлиф лам мим
Verse 2
Коръән Кәримнең барча галәмне тәрбия итүче Аллаһудан иңдерелгәнлегенә шик юктыр
Verse 3
Югыйсә Мухәммәд аны үзеннән чыгарып Аллаһуга ифтира итте диярләрме, бәлки аның Раббыңнан булуы хактыр, синнән элек аларга куркытучы пәйгамбәр килмәгән кавемне Аллаһ ґәзабы белән куркытмаклыгың өчен сиңа Коръән иңдерелде, шаять Коръән белән вәгазьләнеп, туры юлга күнәрләр
Verse 4
Аллаһ җир вә күкләрне һәм араларында булган нәрсәләрне алты көндә яратты, соңра Аның әмере Ґәрешкә беркетелде. Ий Коръән белән гамәл кылучылар, сезгә Аллаһудан башка файдалы хуҗа юк, һәм шәфәгать итәчәк аять тә юк, әллә вәгазьләнмисезме
Verse 5
Аллаһ үзенең әмерен күктән җиргә иңдерер, соңра ул әмер яки тәдбир Аллаһуга менәр, сез саный торган дөнья еллары белән мең ел озынлыктагы бер көндә
Verse 6
Яратучы вә тәдбир итүче Аллаһ яшеренне дә, ачыкны да белүче һәр эштә җиңүче вә рәхимледер
Verse 7
Ул – Аллаһ һәрнәрсәне күркәм итеп халык кылды, вә Адәм г-мне балчыктан халык кыла башлады
Verse 8
Соңра нәселен халык кылды бер тамчы судан
Verse 9
Соңра Адәмне халык кылуны тәмам итте, соңра Адәмне җанлы итте, үзе теләгән рухны аңа өрү белән, вә ишетмәк өчен сезгә колак, яратты вә күрмәк өчен күз яратты, вә аңламас өчен күңел яратты, бу әгъзаларның Раббысына аз шөкер итәсез
Verse 10
Үлгәннән соң терелүгә ышанмаган кешеләр әйттеләр: "Җирдә туфрак булып югалсак, яңадан кеше булып яратылырбызмы?" Аллаһ әйтте: "Алар, күрәсез кубарылып Раббыларына юлыгуны инкяр итәләр
Verse 11
Син әйт: "Сезнең җаныгызны алырга вәкил ителгән Газраил фәрештә җаныгызны алыр, соңра каберләрегездән кубарылып Раббыгызга кайтырсыз
Verse 12
Әгәр кәферләрне кыямәт көнне күрсәң, Раббылары хозурында оялып башларын иеп әйтерләр: "Ий Раббыбыз, безгә вәгъдә иткән ґәзабыңны күрдек, безгә җибәрелгән пәйгамбәрләрнең хаклыгын Синнән ишеттек, инде безне дөньяга кайтар, изге гамәлләр кылыр идек, тәхкыйк без хәзер нәрсә файдалы икәнен белдек", – дип
Verse 13
Әгәр Без теләсәк һәр кешегә иманны вә һидәятне бирер идек, ләкин җен вә кешеләрнең имансызлары белән җәһәннәмне тутырачакмын дигән Минем сүзем хак булды һәм беркетелде
Verse 14
Инде ґәзабны татыгыз, ошбу көнгә килүне онытып хәзерләнмәгәнегез сәбәпле, бу көн Без сезне онытып ґәзабта калдырачакбыз, ґәзабны мәңге татыгыз, имансызлыкны кәсеп итүегез сәбәпле
Verse 15
Безнең аятьләребезгә нык ышанучылар Коръән вәгазьләрен ишетсәләр, Аллаһудан куркып сәҗдә кылырлар һәм Аллаһ кимчелектән пакь дигән игътикат белән Аны мактап тәсбихләр әйтерләр, ягъни Аллаһны зурлап намаз укырлар, вә алар намаз укудан һәм Аллаһуга итагать итүдән тәкәбберләнмәсләр
Verse 16
Алар яннары вә аркалары белән яткан төшләреннән торып төнлә намаз укырлар вә Раббыларына дога кылырлар, Аның ґәзабыннан куркып вә рәхмәтен өмет итеп, вә алар Без биргән малдан садакалар бирерләр
Verse 17
Җәннәткә керәсе мөэминнәр аларга анда нәрсә хәзерләнгәнлеген алдан һичберсе белмәс, җәннәткә кереп күргәч, күзләре карарланыр, күңелләре шатланыр, аларның кылган яхшылыкларына изге җәза булсын өчен
Verse 18
Аллаһуга итагать итүче иманлы кеше имансыз кеше белән тигез булырмы? Юк, һич тә тигез булмаслар
Verse 19
Әмма иман китереп изге гамәлләр кылган хак мөэминнәргә Мәэва исемле җәннәт булыр, ул җәннәт чын иманны, хак динне кәсеп иткәннәре өчен мәңге торачак урын булып аларга хәзерләнгән
Verse 20
Әмма имансыз фасыйкларның торачак урыннары уттыр, һәркайчан алар ул уттан чыгарга теләсәләр, алар ул утка эчкәрәк кайтарылырлар вә аларга әйтелер: үзегез ялганга тоткан ут ґәзабын татыгыз, – дип
Verse 21
Аларга ахирәтнең олугъ ґәзабыннан элек дөньяда да, әлбәттә, газапны татытачакбыз, шаять калганнары тәүбә итеп иманга килерләр
Verse 22
Раббысының аятьләре белән вәгазьләнеп тә соңра ул вәгазьләрдән баш тарткан кешедән дә залимрак кеше булырмы? Без, әлбәттә, залимнәрдән үч алучыбыз
Verse 23
Тәхкыйк Мусага Тәүратны бирдек, инде син Муса белән очрашуыгызда шик тотма, Мусаны Ягькуб балаларын туры юлга күндерүче кылдык
Verse 24
Вә алардан имамнар кылдык, ул имамнар Тәүраттагы Безнең хөкемнәребез белән һидәяткә күндерәләр иде төрле авырлыкларга сабыр иткән чакларында, вә аятьләребезгә ышанып гамәл кылалар иде
Verse 25
Әлбәттә, Раббың аларның дин эшләрендә ихтыйлаф киткән нәрсәләрендә кыямәт көнне хак белән ялганны аерыр
Verse 26
Әйә аларга мәгълүм булмадымы алардан элек күпме кавемне һәлак иттек, үзләре шул һәлак булган кавемнәрнең урыннарыннан үтеп йөриләр, гакыллы кешеләр өчен бу эштә, әлбәттә, гыйбрәт бар, әллә алар хак сүзне ишетмиләрме
Verse 27
Әйә күрмиләрме Без болытлар белән суны куабыз корылыктан кипкән җиргә, анда яңгыр яудырып игеннәр вә башка үсемлекләрне үстерәбез, аларны хайваннары һәм үзләре ашарлар, әйә шуны күрмиләрме, бу эш Аллаһуның рәхмәте икәнне аңламыйлармы
Verse 28
Кәферләр әйтәләр: "Кыямәтнең ачылу көне кайчан була, безгә хәбәр бирегез, әгәр дөрес әйтүчеләрдән булсагыз
Verse 29
Аларга әйт: "Кыямәт көнендә кәферләргә файда бирмәс ул көндә генә китергән иманнары, һәм аларга гамәл кылырга вакыт та бирелмәс", – дип
Verse 30
Инде син алардан кисел, алар белән булышма, кәферләр өстенә Миннән ярдәм көт, алар синең үлүеңне көтәләр, ләкин син хаклыраксың аларның һәлак булуларын көтәргә