Back to Languages
Tatar - Chapter 54
Translation by Yakub Ibn Nugman
Verse 1
Кыямәт көне якынлашты һәм ай ярылды. (Мәккә мөшрикләренең соравы буенча ай икегә ярылып Хира тавының ике ягыннан күренеп торды. Бу эш Мухәммәд г-мнең пәйгамбәрлегенә табигый могҗиза иде, ләкин мөшрикләр үзләре сораган могҗизага ышанмадылар, сихер диделәр)
Verse 2
Әгәр ул кәферләр бер могҗизаны күрсәләр, аннан йөз чөерәләр, инкяр итәләр һәм бу куәтле вә даими булган сихер диләр
Verse 3
Вә Коръәнне һәм расүлне ялганга тоттылар вә үзләренең күңелләре теләгән нәрсәгә иярделәр, шуның өчен адаштылар. Бит һәр эш үз урынына урнашучыдыр, ягъни Коръән белән гамәл кылмыйча адашкан кешенең урыны җәһәннәмдер, Коръән белән гамәл кылып һидәятне тапкан мөэминнәрнең урыны җәннәтдер
Verse 4
Тәхкыйк аларга килде пәйгамбәрләрне ялганга тотучыларның хәлләреннән хәбәрләр, анда булган гыйбрәтләрне аңлап Аллаһуга карышудан тыелырга булганнар
Verse 5
Бу Коръән камил вә ниһаять дәрәҗәгә ирешкүче хикмәттер, хикмәт иясе булган Коръәнне ялганга тотучыларга, пәйгамбәрләрнең куркытуы ничек тәэсир итсен
Verse 6
Куркыту әсәр итми торган гафилләрдән кисет, Исрафил фәрештәнең чакырган көнендә, бер бик куркынычлы мәхшәр көненә чакырганда
Verse 7
Алар күзләре акайган хәлдә каберләреннән чыгарлар гүя таралган вә аптыраган чикерткә кебиләрдер
Verse 8
Алар чакыручыга йөгерерләр, кәферләр әйтерләр: "Бу куркынычлы авыр көндер", – дип
Verse 9
Мухәммәд г-мнән элек Нух кавеме Безнең колыбыз – Нух пәйгамбәрне ялганга тоттылар вә: "Нух мәҗнүн, дивана", – диделәр, кәферләр Нухны артык җәберләүләре сәбәпле, ул аларны дингә өндәүдән тыелды, туктады
Verse 10
Нух Раббысына дога кылды: "Тәхкыйк мин җиңелдем, ий Раббым миңа ярдәм бир, алардан үч ал", – дип
Verse 11
Нух кавеменә каты яңгыр белән күк ишекләрен ачтык
Verse 12
Вә җир өстенә куәтле күп елгаларны агыздык, һәм күк суы белән җир суы бергә кушылды Аллаһ тарафыннан тәкъдир ителгәнчә
Verse 13
Вә Нухны күтәрдек такталардан ясалып кадаклар белән ныгытылган көймәгә
Verse 14
Ул көймә йәрер Безнең ярдәмебез белән, күз алдыбызда кавеме аңа көферлек кылган Нухка изге җәза булсын өчен шулай кылдык
Verse 15
Тәхкыйк калдырдык ул көймә вакыйгасын галәмәт этеп, әйә ул галәмәтләрдән гыйбрәтләнеп Аллаһуга кайтучы бармы
Verse 16
Күрдеңме куркытуым вә ґәзабым аларга ничек булды
Verse 17
Тәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы вә Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы
Verse 18
Гад кавеме пәйгамбәрләрне ялганга тотты, куркытуым һәм ґәзабым аларга ничек булды
Verse 19
Тәхкыйк җибәрдек аларга каты исүче җилне барчасына да каты шомлык ирешкән көндә
Verse 20
Ул җил кешеләрне йолкып алып очырадыр, гүя тамырыннан йолкынып ташланган хөрмә агачы кеби булдылар
Verse 21
Минем куркытуым һәм ґәзабым ничек булды аларга
Verse 22
Тәхкыйк Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга ачык кылдык, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы
Verse 23
Сәмуд кавеме куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты
Verse 24
Һәм әйттеләр: "Әйә, үз арабыздан булган кешегә иярәбезме? Әгәр ул кешегә иярсәк ул вакытта без адашкан һәм гакылсыз булырбыз
Verse 25
Әллә аңа вәхий килгәнме безнең арабызда була торып? Бәлки ул мин пәйгамбәр дигән кеше ялганчы һәм тәкәббер кешедер", – дип
Verse 26
Тиздән кыямәттә белерләр, кемнең ялганчы вә тәкәббер икәнен
Verse 27
Тәхкыйк Без ул Сәмуд кавеменә дөяне таштан чыгаручыбыз аларны сынамак өчен, көт син, ий Салих, эшләренең ахыры ничек булыр һәм сиңа золым итүләренә чыда
Verse 28
Вә аларга хәбәр бир, тәхкыйк алар арасында су бүленгәндер, ягъни бер көн алар файдалансыннар вә бер көн дөягә бирелсен, вә коедагы су ияләре тарафыннан көтелер: дөягә тиешле көндә су янында дөя хәзер булыр, Сәмуд кавеменә тиешле көндә суга алар хәзер булырлар
Verse 29
Бу кавем дөягә коедан су эчерергә разый булмыйча, дөяне үтерү өчен үзләренең бер юлдашларын чакырдылар, һәм ул залим кылычы белән дөяне кадап үтерде
Verse 30
Менә күр, Минем аларны куркытуым һәм ґәзаб белән тотуым ничек булды
Verse 31
Тәхкыйк Без аларга бер тавыш җибәрдек, алар хайваннарны саклау өчен ясалган җирдә тапталып тетелгән, корыган үлән кеби булдылар, ягъни үләне корыган тигез җирне киртә белән әйләндереп, шул киртә эченә бер көтү хайван кергәндә корыган үлән бердән тапталып тетелсә, алар да шулай каты тавыш белән бердән тетелделәр
Verse 32
Тәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә аңнарга мәгънәсен ачык кылдык, барча халык Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы
Verse 33
Лут кавеме җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләрне ялганга тотты
Verse 34
Тәхкыйк Без аларга ташлар ата торган каты җил җибәрдек, мәгәр Лут пәйгамбәрнең өй җәмәгатен сәхәр вакытында коткардык
Verse 35
аларга Үзебездән нигъмәт итеп, ягъни аларны коткаруыбыз зур нигъмәтдер. Әнә шулай хәерле җәзалар бирәбез шөкер итеп ислам динен дөрес тоткан кешеләргә
Verse 36
Тәхкыйк Лут аларны Безнең ґәзабыбыз белән куркытты, алар каршы килделәр вә Лут белән әрепләштеләр
Verse 37
Тәхкыйк алар Луттан: "Кунакларыңны безгә бир", – дип сорадылар, ягъни Лут кавемен һәлак итәр өчен егетләр сурәтендә килгән Лут кунакларының фәрештәләр икәнлекләрен белмичә, бозык ният белән үзләренә сорадылар, Без аларны сукыр кылдык, Безнең куркытуыбызны һәм ґәзабыбызны татыгыз
Verse 38
Тәхкыйк аларга таң вакытында кыямәткә чаклы дәвам иткүче ґәзаб иреште
Verse 39
Татыгыз Минем куркытуымны һәм ґәзабымны
Verse 40
Тәхкыйк Без Коръәнне укырга җиңел вә мәгънәсен аңнарга ачык кылдык, барча халык Коръән белән вәгазьләнеп һәм гамәл кылып туры юлны тапсыннар өчен, әйә Коръән белән вәгазьләнеп гамәл кылучы һәм Коръән куркыткан ґәзабтан куркучы бармы
Verse 41
Тәхкыйк Фиргаун кавеменә дә җәһәннәм ґәзабы белән куркытучы пәйгамбәрләр килә
Verse 42
Пәйгамбәрләр китергән аятьләрне һәм могъҗизаларны һәммәсен инкяр иттеләр, һәм аларны ґәзаб белән тоттык һәр нәрсәгә көче җиткүче вә һәр нәрсәдән өстен булган Аллаһуның тотуы белән
Verse 43
Ий Коръән белән гамәл кылмаучылар, сезнең имансыз динсезлегегез, Аллаһ хозурында Коръәндә зекер ителгән кәферләрнең имансызлыгыннан яхшыракмы, әллә сезгә ґәзаб булмас дип Аллаһудан иңдерелгән китапларда язылганмы
Verse 44
Әллә кәферләр, без бик күп, бергәләшеп бер-беребезгә ярдәмләшербез диләрме? Ягъни күплек белән Аллаһуга каршы торырга телиләрме
Verse 45
Бу күп булган кәфер җәмәгате җиңелер вә артларына әйләнеп качарлар
Verse 46
Әле ул гына тугы бәлки аларга вәгъдә ителгән ґәзаб кыямәт көнедер, кыямәт ґәзабы бигерәк олугъ вә бигерәк ачыдыр
Verse 47
Азган бозык кешеләр шиксез адашмакталар вә диваналыкталар
Verse 48
Алар кыямәт көнендә йөзтүбән утта өстерәлерләр, һәм аларга: "Сакар тәмугының ґәзабын татыгыз" – диелер
Verse 49
Тәхкыйк Без һәр нәрсәне дөрес үлчәү белән үлчәп халык кылдык
Verse 50
Безнең бер нәрсәне юктан бар итүебез – фәкать бул дип бер мәртәбә әйтүдер, күзне йомып ачкан арада бар булыр
Verse 51
Ий кәферләр сезнең кеби кәферләрне күп һәлак кылдык, әйә шуларны уйлап фикерләп гыйбрәтләнүче бармы
Verse 52
Ул кәферләрнең һәр кылган эшләре гамәл дәфтәрләрендәдер
Verse 53
Яхшылыктан вә явызлыктан һәр кечкенә эш һәм олугъ эш язылгандыр
Verse 54
Тәхкыйк Аллаһудан куркып гөнаһтан сакланучы тәкъва мөэминнәр, җәннәтләрдә татлы елгалар янындадырлар
Verse 55
Хак булган изге мәҗлестә булырлар, һәр нәрсәгә көче җиткүче Аллаһу тәгалә хозурында