Back to Languages
Tatar - Chapter 55
Translation by Yakub Ibn Nugman
Verse 1
Рәхимле Аллаһ
Verse 2
Расүле Мухәммәд г-мгә Коръәнне өйрәтте
Verse 3
Кешене халык кылды
Verse 4
Ул кешегә сөйләүне вә уку, язуны һәм аңлау-аңлатуны өйрәтте
Verse 5
Кояш вә ай үзләренең юлларында бер билгеле үлчәү белән йөрүчеләрдер
Verse 6
Үләннәр һәм агачлар Аллаһуга сәҗдә кылалар
Verse 7
Аллаһ күкне күтәрде һәм һәрнәрсәгә гаделлек белән үлчәү куйды
Verse 8
Үлчәүдә гаделлектән дөрес үлчәүдән читкә чыкмавыгыз өчен
Verse 9
Үлчәүләрне гаделлек белән торгызыгыз һәм үлчәүне киметмәгез, ягъни кешегә үлчәп биргәндә киметеп үлчәмәгез һәм үзегезгә алганда арттырып үлчәмәгез
Verse 10
Җирне халыклар өчен төзеп куйды
Verse 11
Ул җирдә төрле җимешләр бар һәм хөрмә җимешенең кабыклары иясе булган хөрмә агачлары бардыр
Verse 12
Һәм салам иясе булган игеннәр вә хуш исле чәчәкле үләннәр бардыр
Verse 13
Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез
Verse 14
Аллаһ Адәмне янган кирпеч кеби кипкән балчыктан халык кылды
Verse 15
Дәхи җенне уттан булган ялкыннан халык кылды
Verse 16
Ий кеше һәм җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез
Verse 17
Ул – Аллаһ ике мәшрикъның һәм ике мәгърибнең Раббысыдыр
Verse 18
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен ялганнарсыз, Аныкы түгел диярсез
Verse 19
Аллаһ берсе татлы, берсе тозлы ике диңгезне янәшә агызды
Verse 20
Аларның арасында Аллаһуның кодрәт пәрдәсе бардыр, сулары кушылмас
Verse 21
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен танырсыз, ничек Аныкы түгел диярсез
Verse 22
Аларның икесеннән дә энҗе һәм мәрҗән ташлары чыгадыр
Verse 23
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен танып Аныкы түгел диярсез
Verse 24
Кешеләрне вә малларны йөкләп диңгезләрдә йөрүче тау кеби бөек кораблар Аллаһу тәгаләнекедер, ягъни Аның кодрәтендәдер
Verse 25
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел диярсез
Verse 26
Җир өстендә булган һәр җан иясе вә һәрнәрсә һәлак булучыдыр
Verse 27
Фәкать олугълык вә хөрмәт иясе булган Раббыңның заты калучыдыр
Verse 28
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел, дип, ялганнарсыз
Verse 29
Җирдә вә күкләрдә булган һәр гакыл һәм җан иясе үзенең хаҗәтен Аллаһудан сорыйдыр. Ул – Аллаһ һәр көнне эштәдер, барча вөҗүд өстеннән хөкем йөртәдер
Verse 30
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлыйсыз
Verse 31
Ий кеше һәм җен, тиздән хисаб ала башлаячакбыз сездән
Verse 32
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 33
Ий кеше вә җен таифәсез! Әгәр көчегез җитсә, җир вә күкләр читеннән үтеп китәргә, ягъни космос бушлыгына чыгарга, үтегез! Юк үтә алмассыз, мәгәр күп көч вә күп белем, күп мал белән үтәрсез
Verse 34
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 35
Ий ышанмаучы кешеләр вә җеннәр сезгә җибәрелер уттан булган ялкын вә эрегән бакыр, Аллаһ ґәзабыннан котылу өчен ярдәмләшә алмассыз
Verse 36
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 37
Әгәр күк ярылса, төрле төстәге чәчәк булып күренер, зәйтүн мае кеби ялтырап
Verse 38
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 39
Хисаб көнендә кеше дә, җен дә гөнаһыннан соралмас, чөнки гамәл дәфтәренә язылган, булыр
Verse 40
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 41
Ул көндә күп гөнаһлы явыз кешеләр танылырлар үзләренең явызлык галәмәтләре белән, тотылырлар маңгай чәчләреннән һәм аякларыннан
Verse 42
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 43
Бу җәһәннәм күп гөнаһлы азган кешеләр ялганга тоткан җәһәннәмдер
Verse 44
Алар җәһәннәм белән кайнап торган су арасында әйләнеп йөрерләр
Verse 45
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 46
Раббысы алдына басып хөкем ителүдән курыккан мөэмингә оҗмахта ике бакча булыр
Verse 47
Ий кеше вә җен! Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек, ялганлый алырсыз
Verse 48
Ул ике бакча күп төрле агач вә җимешләр ияләредер
Verse 49
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганлый аласыз
Verse 50
Ул бакчаларда эчәргә татлы ике чишмә бардыр
Verse 51
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 52
Вә ул бакчаларда һәр җимештән ике төрлесе кипкәне вә пешеп өлгергәне бардыр
Verse 53
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз
Verse 54
Ул җәннәттәге кешеләр ефәктән булган түшәкләргә таянучылардыр, вә ул җәннәтнең җимешләре утырган кешегә дә, торган кешегә дә бик якындыр
Verse 55
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ничек ялганлый аласыз
Verse 56
Вә ул җәннәттә үз ирләреннән башка иргә күз төшерми, торган хур кызлары бардыр, аларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмады
Verse 57
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 58
Ул хур кызлары гүя якут һәм мәрҗән кеби саф тәнлеләрдер
Verse 59
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 60
Чын яхшылыкның җәзасы фәкать җәннәттер
Verse 61
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 62
Изге мөэминнәргә оҗмахта бу ике бакчадан башка дәхи ике бакча бардыр
Verse 63
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 64
Бу ике бакча карачыл яшелдер
Verse 65
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 66
Ул ике җәннәттә ургып агучы ике чишмә бардыр
Verse 67
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 68
Ул ике бакчада төрле җимешләр хөрмә вә анар агачлары бардыр
Verse 69
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 70
Ул бакчаларда күркәм холыклы бик гүзәл хур кызлары бардыр
Verse 71
Ий кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы, түгел дип ялганнарсыз
Verse 72
Чадырларга кертелгән кара күзле хур кызлары бардыр
Verse 73
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 74
Ул кызларны әүвәлдә кеше дә вә җен дә тотмаган
Verse 75
Ий кеше вә җен Раббыгызның кайсы нигъмәтене Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 76
Ул бакчалардагы мөэминнәр яшел түшәкләргә вә ґәҗәб матур паласларга таянучылардыр
Verse 77
Ий кеше вә җен, Раббыгызның кайсы нигъмәтен Аныкы түгел дип ялганнарсыз
Verse 78
Раббыңның исеме бик олугъ вә бик мөбарәктер, Ул олугълык вә хөрмәт ияседер