Back to Languages
Tatar - Chapter 67
Translation by Yakub Ibn Nugman
Verse 1
Аның кулында ике дөньяның патшалыгы булган Аллаһ мүбарәк вә олугъ булды, Ул – Аллаһ һәрнәрсәгә көче җитүчедер
Verse 2
Ул үлемне һәм тереклекне халык кылды, йөкләмәләр йөкләп сезне сынамак өчен, кайсыларыгыз яхшырак гамәлле икәнлеген белмәк өчен, Ул һәрнәрсәдән өстен вә ярлыкаучы
Verse 3
Ул – Аллаһ кат-кат итеп җиде күкне халык кылды. Аллаһ халык кылган нәрсәләрдә үлчәүсезлекне күрмәссең. Күзеңне кайтарып күккә карагыл анда берәр ярыкны, кимчелекне күрерсеңме
Verse 4
Соңра икенче кат күзеңне кайтарып карагыл, әгәр карасаң күзең арып-талып өметсезләнеп кире кайтыр кимчелекне күрмәссең
Verse 5
Тәхкыйк дөнья күген яктыртучы йолдызлар белән зиннәтләдек, вә ул йолдызларны шайтаннарга атылучы кылдык, вә ул шайтаннарга кыздырылган ут ґәзабын хәзерләдек
Verse 6
Дәхи Раббыларына карышып кәфер булган кешеләргә җәһәннәм ґәзабыдыр, ул ут ни ямандыр
Verse 7
Кәферләр ул җәһәннәмгә ташлансалар, анда ишәк тавышы кеби яман тавыш ишетерләр вә ул җәһәннәм кайнар
Verse 8
Ул җәһәннәмгә бер фирка салынса, ул җәһәннәмнең сакчылары: "Сезгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килмәдеме", – дип сорарлар
Verse 9
Кәферләр әйтерләр: "Дөреслектә безгә бу җәһәннәм белән куркытучы пәйгамбәрләр килде дә бит, без аларны ялганга тоттык һәм әйттек: "Аллаһ сезгә һич нәрсә иңдермәде, сүзләрегез ялган, сез каты саташу илә саташкан кешеләрдән башка түгелсез", – дип
Verse 10
Ул кәферләр янә әйтерләр: "Әгәр без ул пәйгамбәрләрнең хак сүзләрен тыңлап кабул иткән булсак, яки алар өйрәткән шәригать хөкемнәрен аңлап гамәл кылган булсак, кыздырылган ут әһелләре эчендә булмас идек", – дип
Verse 11
Эш узгач гөнаһларын таныдылар, без ґәепле диделәр, кыздырылган ут әһелләренә Аллаһуның рәхмәте гаять ерактыр
Verse 12
Тәхкыйк Раббыларының күренмәгән ґәзабыннан күргән кеби куркучы хак мөэминнәр, аларгадыр Аллаһуның ярлыкавы һәм олугъ әҗер
Verse 13
Сүзләрегезне кирәк яшерен сөйләгез, кирәк – аны кычкырып сөйләгез. Тәхкыйк Ул – Аллаһ күкрәкләр эчендә булган уйларны бик яхшы беләдер
Verse 14
Әйә Үзе халык кылган күкрәкләрне вә күңелләрне белмәсме? Вә Ул – Аллаһ һәрнәрсәне белеме илә чорнап алучы вә бик нечкә нәрсәләрдән дә хәбәрдар
Verse 15
Ул – Аллаһ сезгә җирне йөрергә уңай кылды, ул җирнең җилкәсендә йөрегез теләгән җирендә яшәгез вә ул җирнең хәләл ризыкларын ашагыз, вә үлгәннән соң терелеп бармак Аллаһу хозурынадыр
Verse 16
Әйә сез кешеләр тыныч булдыгызмы күктәге фәрештәләрнең сезгә ґәзаб алып килүләреннән җиргә йоттырулары белән, җир сезне астына алганчы хәрәкәтләнер
Verse 17
Әйә сез тыныч булдыгызмы күктәге фәрештәләрнең таш яудыра торган каты җил белән сезне һәлак итүләреннән? Тиздән белерсез Безнең куркытуыбызның хаклыгын
Verse 18
Тәхкыйк бу кәферләрдән элгәреге кәферләр пәйгамбәрләрне ялганга тоттылар, аларга Минем мәкерем, ґәзаб белән тотмаклыгым ничек булды
Verse 19
Әйә алар күрмиләрме, гыйбрәт күзе илә карамыйлармы өсләрендә очып йөргән кошларга, канатларын җәярләр һәм кабыргаларын кысарлар. Ул кошларны һавада тотучы юк, мәгәр Аллаһ Үзе генә тотадыр, Ул – Аллаһ һәр нәрсәне күрүчедер
Verse 20
Аллаһудан башка кая сезгә ярдәм итүче ґәскәр, ошбу сынымнарыгызмы сезгә ярдәм итүче? Кәферләрнең эше һичнәрсә түгел, мәгәр адашып алдану гынадыр
Verse 21
Кая Аллаһудан башка сезләрне кем ризыкландыра, әллә сынымнарыгыз яки патшаларыгыз ризыкландырамы? Әгәр Аллаһ бирә торган ризыгын бирмичә туктатып куйса? Бәлки кәферләр моны белә торып тәкәбберләнеп карышмакта һәм хактан качмакта таза тордылар
Verse 22
Әйә хаклыкны күрмәскә вә Коръән нуры илә файдаланмаска тырышып йөзтүбән аяк астына гына карап йөргән кешеме туры юлга күнелүчерәк, яки Коръән вә сөннәт белән танышып, хак белән батыл арасын аерып туры юлны карап, күреп барган кешеме хак юлга күнелүчерәк
Verse 23
Әйт: "Ул – Аллаһ сезне юктан бар кылды вә сезгә хак сүзне ишетмәк өчен колак бирде, вә гыйбрәтләрне күрмәк өчен күз бирде, вә фикерләп хак белән батылны аермак өчен күңел бирде, бу нигъмәтләргә караганда сезнең шөкер итүләрегез бик аздыр
Verse 24
Әйт: "Ул – Аллаһ сезне җирдә яратты, вә Аның хозурына кубарылырсыз
Verse 25
Кәферләр әйтәләр: "вәгъдә ителгән кыямәт көне кайчан була, дөрес сөйләүчеләрдән булсагыз, әйтегез?" – дип
Verse 26
Әйт: "Шиксез, ул кыямәтнең вакытын Аллаһ кына белер, вә мин фәкать хисаб вә ґәзаб белән куркытучы гынамын
Verse 27
Һәм ґәзабны бик якыннан күргәннәре вакытта, хакны инкяр итүче кәферләрнең йөзләре каралыр, вә аларга әйтелер: "Бу – шул ґәзабтыр, сез аны ашыгып көтәдер идегез
Verse 28
Әйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр Аллаһ мине һәм минем белән бергә булган мөэминнәрне һәлак итсә, яки рәхмәт итеп безне исән калдырса, хакны инкяр итүче кәферләрне рәнҗеткүче каты ґәзабтан кем коткарыр
Verse 29
Әйт: "Ул – безнең Раббыбыз барча нәрсәгә рәхмәте ирешкүчедер, вә без Аңа иман китердек һәм Аңа тәвәккәл кылдык. Тиздән күрерсез, кем ачык адашып саташуда икәнлеген
Verse 30
Әйт: "Ничек уйлыйсыз, әгәр сезнең суыгыз һич ала алмаслык тирән җир астына киткән булып әверелсә, кем китерер сезгә кайнап агучы чишмә суларын