Back to Languages

    Tatar - Chapter 87

    Translation by Yakub Ibn Nugman

    Verse 1

    Барча кимчелекләрдән пакь булган Раббыңның исеме илә тәсбихләр әйткел, намаз укыгыл

    Verse 2

    Ул – Аллаһ барча вөҗудне халык кылды, һәр нәрсәне кагыйдәгә муафыйк төзеп тәмам итте

    Verse 3

    Вә Ул һәрнәрсәгә тәкъдир төзеде вә һәрнәрсәне юлга салды

    Verse 4

    Вә Ул хайваннар өчен үләннәр үстерде

    Verse 5

    Ул үләннәрне көзге көннәрдә кипкән сары кау кылды

    Verse 6

    Тиздән укырбыз сиңа Коръән аятьләрен һәм син онытмассың

    Verse 7

    Мәгәр Аллаһ теләгәнне генә онытырсың, әлбәттә, Ул яшерен эшләнгән эшләрне дә һәм әшкәрә эшләнгән эшләрне дә беләдер

    Verse 8

    Вә Без сине җиңеллеккә мүйәссәр кылырбыз, ягъни җәннәтнең мәңгелек җиңел тормышына алып бара торган шәригать хөкемнәрен сиңа бирербез

    Verse 9

    Кешеләрне Коръән белән вәгәзьлә, әгәр аларга вәгазь файда бирә торган булса

    Verse 10

    Аллаһудан курыккан кеше тиз вәгазьләнер һәм ишеткән белән гамәл кылыр

    Verse 11

    Вә Коръән вәгазеннән качар һич кабул итмәс, бик явыз яман кеше

    Verse 12

    Ул явыз кеше олугъ җәһәннәмгә керер

    Verse 13

    Соңра ул җәһәннәмдә үлмәс, үлсә ґәзабтан котылыр иде һәм файда күрә торган тере булу белән тере булмас

    Verse 14

    Мөшриклектән вә монафикълыктан, рия вә бидеґәт гамәлләрдән, фәхеш вә хәрам эшләрдән үзен пакьләгән һәм сакланган кеше, тәхкыйк ґәзабтан котылып өстенлек тапты

    Verse 15

    Вә ул кеше Раббысын зекер итеп намаз укыды

    Verse 16

    Ий кешеләр бәлки сез дөнья тереклеген ихтыяр кыласыз, барча көчегезне дөнья өчен генә сарыф итәсез

    Verse 17

    Бит ахирәт дөньядан яхшырактыр һәм мәңгелектер

    Verse 18

    Тәхкыйк бу сүзләр әүвәлге пәйгамбәрләрнең сәхифәләрендә зекер ителгәндер

    Verse 19

    Ул сәхифәләр Ибраһим вә Муса г-м сәхифәләредер

    Unexpected Application Error!

    Unexpected token '<', "<!DOCTYPE "... is not valid JSON

    SyntaxError: Unexpected token '<', "<!DOCTYPE "... is not valid JSON